Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырылды

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2018 елның 11 гыйнварында  Татарстан Республикасы юстиция  министры Р.И.Заһидуллин Татарстан  Республикасы Дәүләт Советында  Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.

Тантананы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин ачты. Парламент башлыгы кулыннан Татарстан Республикасының 13 җәмәгать судьясы таныклыклар алдылар.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм чакырылган затлар да катнашты.

Таныклыклар алган җәмәгать судьяларына гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау, законлылыкны һәм гаделлекне торгызу эшендә принципиаль булуларын теләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International