Җирле үзидарә турындагы законда яңалык

2017 елның 29 декабре, җомга

2017 елның 25 декабрендә “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 2017 елның 23 декабрендәге 99-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.

Закон тарафыннан җирле үзидарә органнарының җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләре  2014 елның 28 июнендәге “Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында” 172-ФЗ номерлы Федераль законда каралган,  җирле үзидарә органнарына стратегик планлаштыру өлкәсендә вәкаләтләр бирә торган  44 пункт белән тулыландырылган (“Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 18 статьясының 1 өлеше (алга таба – 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы).

Вәкаләтләрнең алда әйтелгән исемлегенең 6 пунктыннан муниципаль берәмлекнең комплекслы социаль-икътисадый үсеше  планнарын һәм программаларын кабул итү һәм аларның үтәлешен оештыру вәкаләтләре алып ташланган.

Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы компетенциясенә генә керә торган мәсьәләләр исемлегенә үзгәрешләр кертелгән (45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 22 статьясының 8 өлеше). Муниципаль берәмлек үсеше турында планнар һәм программалар кабул итү, аларны үтәү турындагы хисапларны раслау буенча вәкаләтләр бетерелгән. Әлеге исемлек муниципаль берәмлекнең социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау бунча яңа вәкаләт белән тулыландырылган.

Эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеге субъектлары өчен яңа яки муниципаль норматив хокукый актлар белән алда каралган вазыйфаларны үзгәртә торган муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салучы көченә бәя бирү,  эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылышлы муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза уздыру     мәҗбүри булып торучы муниципаль районнар һәм шәһәр округларының 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтада китерелгән исемлеге яңа редакциядә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International