Җире үзидарә турындагы законда яңалык

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елның 15 декабрендә (1 статьяның 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк 2 пунктыннан кала) “Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 2017 елның 14 декабрендәге 90-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керә.

Закон тарафыннан муниципаль хезмәт белән бәйле чикләүләрнең берсенә аныклау кертелгән. Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының (алга таба – Кодекс) 15 статьясының 1 өлешенең 10 пункты нигезендә гражданин, моңа хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе тарафыннан бирелгән белешмә буенча  нигезле сәбәпләре булмаган килеш чакыру буенча хәрби хезмәтне узмаган дип табылган очракта (хәрби хезмәтне контракт нигезендә узган гражданнардан кала) - Россия Федерациясенең тиешле субъектының хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенә әлеге белешмәгә шикаять белән мөрәҗәгать итү өчен каралган вакыт чыкканнан соңгы 10 ел дәвамында, Россия Федерациясенең тиешле субъектының хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең әлеге йомгаклау белешмәсе һәм (яки) карары гражданин шикаяте буенча суд тарафыннан каралган икән -  Россия Федерациясенең тиешле субъектының хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең әлеге йомгаклау белешмәсе һәм (яки) карарында гражданинның хокуклары кысылмавы турында суд карары законлы көченә кергәннән соңгы 10 ел дәвамында - муниципаль хезмәткә кабул ителә алмый, ә муниципаль хезмәткәр муниципаль хезмәттә кала алмый.

Моннан тыш, 2018 елның 1 гыйнварыннан муниципаль хезмәткәргә карата ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эштән азат итү рәвешендәге җәза куллану турындагы мәгълүматлар муниципаль хезмәткәр муниципаль хезмәт узган җирле үзидарә органы тарафыннан 2008 елның 25 декабрендәге  “Коррупциягә каршы тору турында” 273-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясында (Кодексның 33 статьясының 15 өлеше) каралган ышыныч югалу нигезендә эштән азат ителгән затлар реестрына кертелергә тиеш.

Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (секретаре) вазыйфасына билгеләнү өчен профессиональ белем дәрәҗәсенә карата муниципаль хокукый актлар белән билгеләнгән, урта профессиональ белем һәм муниципаль хезмәт стажына яки белгечлек буенча эш стажына  - ике елдан ким булмаган яки өч елдан ким булмаган (Кодексның 42 статьясының 4 өлеше) хезмәт стажын күздә тоткан вакыт 2020 елның 1 октябренә кадәр озайтылган.

Алда әйтелгәннәрне исәпкә алып, муниципаль районның авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (секретаре) вазыйфаларын башкаручы затлар өчен профессиональ белем дәрәҗәсенә карата таләпләрне билгеләүче муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр кертү таләп ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International