Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы узды

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә “Башкару дисциплинасы һәм 2017 елда гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау эшенең торышы турында” темасына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы узды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары, министрлыкның үзәк аппараты вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе катнашты.

Доклад белән министрлыкның эшләр идарәчесе Н.И.Латыйпов чыгыш ясады. Аның докладында министрлыкның документлар әйләнеше эшенең, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшнең, шулай ук халыкны күчмә һәм видео-кабул итүләрнең нәтиҗәләре яңгырады.

Коллегия утырышы ахырында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче уынбасары А.Г.Галимов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International