Административ штрафларны түләттерү буенча эш

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

2017 елның 26 декабрендә Казан  шәһәре административ комиссиясенең  административ җәзалар билгеләү  турындагы карарларының үтәлеше буенча суд приставлары хезмәте белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының территориаль оештырылыш һәм җирле үзидарә өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы  Г.И.Касыймова, Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең документлар белән тәэмин ителеш һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Л.Р.Хәмзина һәм Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Г.Х.Гыйсмәтуллина катнаштылар.

Киңәшмә барышында Г.Х.Гыйсмәтуллина административ комиссиянең 2012-2015 еллар өчен штраф рәвешендә җәза билгеләү турында үтәлмәгән карарлары буенча бурычларны кичерү турындагы мәсьәләне күтәрде, шулай ук карарларны үтәү буенча үзара хезмәттәшлекне оештыруда килеп чыга торган төп җитешсезлекләрне билгеләп узды.

Суд приставлары хезмәте вәкилләре тарафыннан барлык кисәтүләр дә исәпкә алынды һәм аларны административ законнарны үтәү барышында бетерү буенча уртак чаралар билгеләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International