Җирле үзидарә турындагы законда яңалык

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

2017 елның 16 декабрендә “Россия  Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 25.1 һәм 56 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 2017 елның 5 декабрендәге 389-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.

Федераль закон тарафыннан үзара салым акчаларын җыю һәм файдалану турындагы мәсьәләләрне бистә, шәһәр эчендәге район, федераль әһәмияттәге шәһәрнең шәһәр эче территориясенә, шәһәр округына керүче яки муниципаль районнар чикләрендәге авылара территориядә урнашкан  торак пункт территориясендәге гражданнар җыенында хәл итү мөмкинлеге күздә тотыла.

Алда әйтелгәннәрне исәпкә алып, Муниципаль берәмлекләр уставларына һәм  үзара салым мәсьәләсе буенча гражданнар җыены уздыру тәртибен көйләүче муниципаль норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертү таләп ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International