Җирле үзидарә турындагы законда яңалык

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

2017 елның 5 декабрендә “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 36 статьясына һәм Россия Федерациясенең Административ суд эшчәнлеге кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 2017 елның 5 декабрендәге 380-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.

2003 елның 6 октябрендәге “Россия  Федерациясендә җирле үзидарә  оештыруның гомуми принциплары турында” 131-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр муниципаль берәмлек башлыгы хокукларын аның вәкаләтләрен муниципаль беләмлекнең вәкиллекле органының аны отставкага җибәрү турындагы  карары нигезендә вакытыннан алда туктатылганда гына түгел, ә Россия Федерациясе субъектының югары урындагы затының хокукый акты нигезендә туктатылганда да суд яклавына гарантия белән тәэмин итүгә юнәлдерелгәннәр.

Татарстан Республикасы Президентының муниципаль берәмлек башлыгын вазыйфасыннан азат итү турындагы хокукый акты нигезендә яки  муниципаль берәмлекнең вәкаләтле органының муниципаль берәмлек башлыгын отставкага җибәрү турындагы карары нигезендә вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган муниципаль берәмлек башлыгы әлеге хокукый актка яки карарга карата суд тәртибендә шикаять белдергән очракта, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы, суд карары законлы көченә кергәнгә кадәр, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тарафыннан үз составы эченнән яки конкурс нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан муниципаль берәмлек башлыгын сайлау турында карар кабул итәргә хокуклы түгел.

Тиешле үзгәрешләр муниципаль берәмлек башлыгын вазыйфасыннан азат итү турындагы актка шикаять турында судка административ дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итүнең, суд тарафыннан әлеге административ эшнең каралуы, апелляция дәгъвасы бирү һәм аны карауның кыскартылган срокларын билгеләү өлешендә Россия Федерациясенең Административ суд эшчәнлеге кодексына да кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International