Видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

2017 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен “Җирле үзидарә органнары тарафыннан закон чыгару инициативалары хокукларын гамәлгә ашыру” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.

 Семинарда докладлар  белән  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокукый идарәсенең конституция законнары бүлеге мөдире  Л.И.Ибраһимова, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый экспертиза һәм закон чыгару эшчәнлеге бүлеге башлыгы Н.Ю.Казанцева, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының территориаль оештырылыш һәм җирле үзидарә өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы  Г.И.Касыймова түбәндәге темалар буенча чыгыш ясадылар:

- “Җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының закон чыгару процессында закон чыгару инициативасы хокукының гамәлгә ашырылышы”;

- “Закон проектларын әзерләгән чакта юридик техника кагыйдәләрен үтәү”;

- “Муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү һәм торак пунктлар оештыру”.

Соңыннан М.М.Ибәтов каралган теманың мөһимлеген ассызыклап узды һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен закон тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне киңрәк файдаланырга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International