Дәүләт программасы чаралары үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

2017 елның 12 декабрендә  Татарстан  Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә   “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы чараларының 2017 елдагы үтәлеше нәтиҗәләре турында” темасына киңәшмә узды.

2017 елда республика дәүләт  хакимиятенең сигез башкарма органында (Мәгариф һәм фән министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Дәүләт торак инспекциясе) Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә каршы дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.

Киңәшмә барышында башкарма хакимиятнең әлеге органнарында коррупциягә каршы эшчәнлек өчен җаваплы затлар тикшерү чаралары барышында табылган җитешсезлекләрне  төзәтү буенча күрелгән чаралар турында сөйләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International