Дәүләт программасы чаралары үтәлешен тикшерү

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

2017 елның 31 октябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгының  мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Апас муниципаль районында  “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәүне гамәлгә ашыру барышы тикшерелде.

Тикшерү барышында Апас муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе эшчәнлеге, дәүләт хезмәткәрләренең эш урынында үзләрен тоту таләпләрен үтәү  һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләренең эше каралды, коррупциягә каршы муниципаль программа, коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы  өйрәнелде.

Тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшчәнлекне камилләштерү буенча Апас муниципаль районы башлыгы урынбасары  М.Г. Нуриев һәм Апас муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Л.Т. Хантимеров белән фикер алышынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International