ТР Судьялар советы утырышы

2017 елның 13 октябре, җомга

2017 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм аның урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар Советының Р.Ф.Гафаров рәислегендә узган чираттагы утырышында катнаштылар.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Югары суды рәисе И.И.Гилазов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.М.Рамазанов, Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе урынбасары Л.А.Кочемасова, Суд департаментының Татарстан Республикасы филиалы диркторы М.В.Галиев, республиканың район (шәһәр) судлары рәисләре катнашты.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының 2008 елның 22 декабрендәге «Россия Федерациясе судлары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алуны тәэмин итү турында» 262-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашырулары турындагы көн тәртибе мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International