Вакантлы урыннарны биләүгә конкурслар нәтиҗәләре

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

2017 елның 11 октябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең  вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.

Конкурсларда 6 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән җиңүчеләр дип табылдылар:

Бәхтиева Роза Миргарифан кызы түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире вазыйфасына;

Марточкина Ксения Вячеславовна җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасына;

Царева Наталья Вадимовна хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы советнигы вазыйфасына.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич һәм “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International