“Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсының сайлап алу этабына узган катнашучылары билгеле булды

2017 елның 6 октябре, җомга

2017 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсын (алга таба – Конкурс) оештыру һәм уздыру комиссиясе утырышы узды.

Конкурс нәтиҗәле кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппаратларында эшләүче Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең профессиональ дәрәҗәләрен күтәрү , шулай ук җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәре профессиясенең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан уздырыла.

Быел Конкурста катнашуга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләреннән 27 заявка керде. Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча Конкурсның сайлап алу этабын узган катнашучыларының исемлеге расланды:

“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты” номинациясендә - М.Р.Хафизова, Г.Р.Кузнецова, А.И.Гыйльманова, Л.Т.Зыятдинова, О.Н.Иванова, С.А.Сафиуллина, Р.З.Муфахарова, Е.В.Матиевский, С.А.Козлов, Е.В.Титова.

 “Җәмәгать судьясы  аппаратының иң яхшы суд утырышы  секретаре”  номинациясендә Э.И.Ибраева, Р.Р.Солтанова, Ю.В. Киндюкова, В.В.Михайлова, Ф.Ф.Шаболова, Ю.А.Вәлиева, Л.Т.Ситдыйкова.

 “Иң яхшы 2 нче разрядлы  белгеч – җәмәгать судьясы  аппаратының канцелярия мөдире”  номинациясендә Р.А.Шаповалова, Д.М.Мөбарәкшина, З.Н.Мозаффарова, А.А.Сәгыйтова, А.Г.Сәгъдиева.

 “Җәмәгать судьясы  аппаратының иң яхшы 2 нче разрядлы  белгече” номинациясендә Л.Н.Мәҗитова, Л.М.Хәсәнҗанова, Л.К.Курчбаева, Р.И.Дрягалкина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International