2017 елның 21 сентябреннән 23енә кадәр Казан федераль университетында “Державин укулары” XIII халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Конференциядә Россиянең әйдәп баручы юриспруденция теоретиклары һәм практиклары, хокук фәнен укытучылар, филологлар, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, шулай ук Россиядән генә түгел, башка дәүләтләрдән дә студентлар, аспирантлар, магистрлар катнашачак.
Бу чара хокукый белем бирүнең иң мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышуга, юридика фәненең теоретик һәм практик кыенлыкларын чишүгә юнәлдерелгән.
Чара кысаларында пленар утырыш уздыру, Г.Р.Державин исемендәге республика юридик премиясен тапшыру, “Русская правда” буенча интеллектуаль уен, юридик тематикага һәм Г.Р.Державин эшчәнлеге белән бәйле әдәбиятка багышланган түгәрәк өстәлләр дә планлаштырылган