Дәүләт программалары чаралары үтәлешен тикшерү

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 15 сентябрендә  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан республиканың Лаеш муниципаль районында“2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында Лаеш муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе, дәүләт хезмәткәрләренең эш урынында үзләрен тоту таләпләрен үтәү  һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләренең эше каралды, коррупциягә каршы муниципаль программа, коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре өйрәнелде, шулай ук  районның рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтларын “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыру һәм аларны тутырып баруга бердәй таләпләрне раслау турында” карарына туры килүе, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы  өйрәнелде.

Тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре буенча район башлыгы урынбасары Т.П.Борһанова, Лаеш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ф.М.Сакаева һәм районның башкарма комитеты юристы  И.А.Самерханова белән фикер алышынды.

Тикшерү эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары А.М.Чашин да катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International