Вакантлы урыннарны биләүгә конкурс турында игълан

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.

Игълан ителгән вакантлы вазыйфалар исемлегебелән “Кадрлар сәясәте” бүлегендәге “Кадрлар резервы” бүлекчәсендә танышырга була.

Конкурста катнашуга тиешле документлар теркәлгән гаризалар гаризаларны кабул итә башлау турындагы белдерү урнаштырылганнан соңгы 21 көн дәвамында (2017 елның 25 сентябренә кадәр) конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт, каб.109, тел. 223-07-87.

Конкурс комиссиясе утырышы 2017 елның 10 октябрендә (якынча) булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International