Баһаветдинов
Гыймаз Баһаветдин улы
ТАССР юстиция халык комиссары (1921-1926)
БИОГРАФИЯ
Алабуга өязенең Бондюг химия заводы эшчесе гаиләсендә1897 елның 27 декабрендә дөньяга килә. 12 яшендә атасы эшләгән заводта хезмәт эшчәнлеген башлый. Заводта 1917 елга кадәр эшли, заводта эшләгән чорда эшче, хисапчы, химик товарлар җитештерү буенча мастер вазыйфаларын башкара.
1917 ел инкыйлабыннан соң РКП(б) әгъзасы була һәм заводта партия эше һәм һөнәре белән бәйле эдштә актив катнаша: Бондюг заводы Яшьләр берлеген оештыра, “Мөселман яшьләр сүзе” газетасының редакция коллегиясе әгъзасы һәм кулланучылар җәмгыяте идарәсе әгъзасы була, шулай ук Эшче Депутатлар Советына Бондюг заводы Сәламәтлек саклау комиссары итеп сайлана һәм Бонлюг заводы кооперативы тикшерүчесе була.
1918 елда аны Нократ шәһәрендәгеЭшчеләр кооперативлары һәм завод-фабрика комитетларының губерна съездына делегат итеп сайлыйлар, анда ул Нократ Губсовнархозының сәнәгать бүлеге мөдире итеп сайлана.шул ук елны ГУБСНХ Президиумы тарафыннан 2 айга Бондюгка авыру сәбәпле өенә җибәрелә. Бу вакытта чехословак хәрби тоткыннары баш күтәрә һәм ул үз ихтыяры белән Чехословакия фронтына китүче бондюг эшчеләренең партизаннар отрядына рядовой булып керә.өч айдан соң аны отряд белән бергә 1 нче җыелма революция полкына күчерәләр. Анда РКП(б) әгъзалары яңадан теркәлү узганнан соң, аны Көнчыгыш фронтның 2 нче армиясе агитаторы, секретарь ярдәмчесе һәм штаб приказчысы итеп билгелиләр. Өч ай үткәч, аны Көнчыгыш уң флангының 2 нче армиясе штабының политбүлегенә секретарь итеп күчерәләр, монда аны VI нчы Эшче-крестьяннар съездына делегат итеп сайлап алалар. Съезда ул Алабуга Өяз Башкарма Комитеты (Уисполком) әгъзасы итеп сайлап куела һәм Юстиция бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Шулай ук ул Совет учреждениеләренең ревизия комиссиясе әгъзасы һәм Алабуга Гадәттән тыш Комиссиясенеңхәрби трибунал рәисе һәм тикшерүчесе вазыйфаларын (партия тарафыннан билгеләнгәннәр) башкарган.
Колчак армиясе һөҗүм иткән вакытта Алабуга Ревкомы аны Алабуга казначылыгының казначылык байлыкларын Казан халык банкына тапшыру буенча комиссар итеп билгелию Казанда аны, партия дисциплинасына карап, Центромусвоенколлегия тарафыннан исәпкә куела һәм Мөселманнар полкының политкомы итеп билгеләнә. 1919 елның май ахырында Алабуга шәһәрен Колчак армиясеннән азат иткәннән соң, аны Алабуга Ревкомы юлламасы буенча Алабугага җибәрәләр. Монда Өяз Комитеты аны районның җаваплы оештыручысы итеп билгелиләр һәм бер үк вакытта аны Бондюг заводының РКП(б) комитеты рәисе итеп сайлап куялар. Партиянең завод комитеты рәисе булараканы Алабуга кантоны (районы) Советларының VIII нче съездына делегат итеп җибәрәләр, съезда аны Алабуга Уисполкомы әгъзасы һәм РКП(б) Алабуга оешмасының Өяз комитеты секретаре итеп сайлап куялар.
1920 елның 25 июлендә Казан губерна комитеты аны Мамадыш өяз башкарма комитеты рәисе итеп билгеләп куя, моннан ул татар комммунистларның өлкә конференциясенә делегат итеп җибәрелә, анда аны Татар коммунистларның Өлкә Бюросы әгъзасы итеп сайлап куялар. Шул ук елны ТАССР Ревкомы аңа ТАССР Кассация Революция Трибуналын оештырырга йөкли һәм бу трибуналның Рәисе, шулай ук Татарстан Республикасы Югары Трибуналы Рәисе урынбасары итеп билгеләп куя. 1920 елда Советларның 1 нче Бөтентатар гамәлгә кую съездында катнаша, анда аны Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты (ТатҮБК) әгъзасы итеп сайлап куялар.
1921 елда Алабуга кантоны Советлар съездында аны II нче Татарстан ССР Советларс ъездына делегат итеп сайлыйлар, соңгысында аны шул ук елның июнь аенда ТатҮБК әгъзасы һәм ТАССР Юстиция халык комиссары итеп сайлыйлар, ә 1922 елның декабреннән ул шулай ук ТАССР Прокуроры вазыйфаларын да башкара. 1923 елда Казан Университетының физика-математика факультетына укырга керә, анда читтән торып укый. 1922, 1923 һәм 1925 елларда III, IV һәм V нче Татарстан ССР Советлар съездында катнаша, аларда аны ТатҮБК әгъзасы итеп сайлыйлар һәм яңадан ТАССР Юстиция халык комиссары һәм Прокуроры итеп сайлап куялар. Съездларга ул Алабуга кантоныннан һәм Казан Шәһәр советыннан вәкил итеп җибәрелгән була.
1926 елның мартында Тәтеш кантоны съезды аны VI нчы Бөтентатар Советлар съездына делегат итеп җибәрә. Съезда аны VII нче чакырылыш ТатҮБК әгъзасы, ТатҮБК Рәисе урынбасары итеп сайлап куялар, шуңа бәйле рәвештә аны ТАССР Юстиция халык комиссары һәм Прокуроры вазыйфаларыннан азат итәләр. 1927 елда VII ТАССР Советлар съездында ТатҮБК Җаваплы секретару урынына сайлыйлар, бу вазыйфада ул 1929 елга кадәр эшли. ТатҮБК эшләгән чорда ул балалар тормышын яхшырту буенча үзәк комиссияне, үзәк сайлау комиссиясен җитәкли, Ленин исемендәге фондның рәисе һәм акчасын сарыф итү буенча бүлүче була һ.б.
1929 елның маенда узган Татарстан Республикасы Советларының VIII съездында аны, анда ул ЯрЧаллыдан делегат итеп җибәрелгән була, Халык Комиссарлар Советы (ХКС) Рәисе һәм Эчке Эшләр Халык Комиссары, шулай ук VIII чакырылыш ТатҮБК әгъзасы итеп сайлыйлар.
Аны партия нинди генә эшкә йөкләсә дә, нинди генә вазыйфалар бирсә дә, кайда гына җибәрсә дә – 1926-1928 елларда ТатҮБКрәисе урынбасары яки секретаре булсынмы, йә булмаса 1929 елда ТАССР ХКС рәисе урынбасары яки эчке эшләр комиссары булсынмы, - Гыймаз Баһаветдин улы үзенә хас илһам һәм бетмәс энергия белән хезмәт итте.
1929 ел ахырында ул Казан дәүләт университетына фәнни эшкә күчә. Аның җитәкчеселек итүче административ эштән китүе 30 нчы еллар ахырындагы “солтангалиевчеләр” хәрәкәтендә катнашуы һәм аның тарафыннан имзаланган билгеле “39 гариза” белән бәйле булса кирәк. Ә бәлки балачагында ук заводның химия лабораториясендә химик савытларны юганда, инженер-химикка химикатлар биргәндә һәм Менделеев таблицасын ятлаганда чагылган белемгә омтылышы дәүләт аппараты хезмәткәре карьерасыннан өстенлек алгандыр.
Әле 1923 елда ук ул Казан дәүләт университетының физика-математика факультетының химия бүлегенә укырга керә һәм хезмәт урынындагы һәм җәмәгатьчелек эше күп булуга карамастан, 1930 елда химик дипломын ала. 1930 елның февралендә ул түләүсез нигездә университетның физика-математика факультеты деканы урынбасары булып эшли. 1930 елның мартында университет җитәкчелеге Белем тарату буенча халык комиссариатына Баһаветдиновны университетның директор урынбасары итеп билгеләү турында юллама белән мөрәҗәгать итә. юллама канәгатьләндерелә, һәм 1930 елның 7 мартыннан Гыймаз Баһаветдин улы Казан дәүләт университетының директор урынбасары, соңрак директоры була. 1931 елда аны политехник институт һәм университетның физика-математика факультетының химия бүлеге нигезендә яңа төзелгән Казан химик-технологик институты (КХТИ) директоры итеп билгелиләр. Гыймаз Баһаветдин улы монда 1937 елның июненә кадәр эшли. Бу елллар – аның тормышының иң якты чоры, дисәк тә була, мөгаен.
Админстратив һәм фәнни эшчәнлек Гыймаз Баһаветдин улына зур партия һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлек алып барырга комачауламый. ТатҮБКында эшләгәндә ул күп кенә комиссия һәм комитетларны, шул исәптән үзәк сайлау комиссиясен, балалар тормышын яхшырту буенча үзәк комиссияне һ.б. җитәкли. 1926 елдан алып 1929 елга кадәр һәм 1932 елдан алып 1937 елга епдәр партия обкомы әгъзасы, 1926 елдан алып 1929 елга кадәр ВКП(б) ОК бюросы әгъзасы итеп сайлана, төбәктәге барлык партия конференцияләрендә, 1920 елдан алып 1934 елга кадәр Советларның унлап республика съездында, шулай ук Советларның бөтероссия һәм бөтенсоюз съездларында катнаша. СССР Советларының II съездында Г.Б.Баһаветдиновны ҮБК һәм СССР Милләтләре советы әгъзасы итеп сайлап куялар.
30 нчы елларда Гыймаз Баһаветдин улы матбугат белән актив хезмәттәшлек итә, “Техниканы - киң катлауга” республика техник кәгазен редакторлый, илнең халык хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүне яхшырту буенча беркадәр гамәли теләк-тәкъдимнәре белән чыга. 1931 елның 3 сентябрендә “Красная Татария” газетасы аның “Химия сәнәгатен ныклап җәелдерү өчен Татарстанның бөтен мөмкинлекләре дә бар” дигән мәкаләсен бастыра. Республиканың сәнәгать үсешендә булачак уңышларны алдан күреп, язмасын “СССРда зур тизлекләр белән үсүче химия сәнәгатендә иң эре үзәкләрнең берсенә әверелү өчен Татарстанның бөтен мөмкинлекләре һәм нигезләре бар.” - дип тәмамлый.
Татарстан Халык комиссариаты советының ул вакыттагы рәисе Кыям Галимбәк улы Абрамов аңа, өстәп, Татарстан дәүләт нәшрияты рәисе вазыйфасын да тәкъдим итә. ТатҮБК рәисе булыр дип тә күздә тотканнар... Ләкин болар барысы да бер мизгел эчендә юкка чыкты!
1937-38 елларда илдә хөке сөргән Сталин репрессияләре җиле Г.Б.Баһаветдиновны да урап узмый.
1938 елның 9 маеннан алып 12 маена кадәрге чорда СССР Югары суды хәрби коллегиясенең күчмә сессиясе хөкеме нигезендә ул атып үтерелә.
Баһаветдинов Гыймаз Баһаветдин улының фаҗигале язмышы турында Ф.Н.Баһаветдиновның “Республиканың Беренче Прокуроры” хикәясендә укыгыз.
1957 елда аклана.
Казанда Бауман урамындагы (Б. Проломная) 45 нче йортның 13 нче фатирында яшәгән.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International