Башкиров
Шаһивәли Гали улы
ТАССР юстиция халык комиссары (1928-1929)
БИОГРАФИЯ
1894 елда Мамадыш контонының Кукмара волосте Камышлы авылында крестьян гаиләсендә туа. I нче бөтендөнья сугышына мобилизацияләнгәнче игенчелек белән шөгыльләнә. Гражданнар сугышы елларында Эшче-кресьяннар Кызыл Армиясендә хезмәт итә, взвод командирыннан алып полк командиры ярдәмчесенә кадәр булган вазыйфаларны башкара. 1918 елда РКП(б) сафларына баса. Гражданнар сугышы беткәннән соң совет һәм пария вазыйфаларында хезмәт куя: ярлылар комитеты секретаре, волость кооперативы идарәсе әгъзасы, культпросвет политругы булып эшли.

1920-1921 елларда Казан шәһәр советы әгъзасы булып тора, 1920 елда Срветларның I нче Бөтентатар учредительләр съездында катнаша.

1922-1923 елларда ТАССР Советлар III һәм IV нче съездына Буа контоныннан делегат була, 1923 елда IV чакырылыш ТатЦИК әгъзасына кандидат итеп сайлана. Буада кантисполком рәисе вазыйфасын башкара, Буа кантисполкомы президиумы әгъзасы һәм Буа партия комитетының җаваплы секретаре була.

1924-1925 елларда ТАССР Сәүдә наркомы урынбасары вазыйфаларын башкара, V чакырылыш Тат ЦИК әгъзасы була. 1926 елда Эшче-крестьян инспекциясе (ЭКИ) наркомы урынбасары вазыйфасын били. 1927 елда аны Селькреппрофсоюз рәисе итеп билгелиләр. 1926 һәм 1927 елларда ТАССР Советлар VI һәм VII съездлары делегаты була, VI съездга ТатЦИК әгъзасы буларак сайлана, VII съездга Казан шәһәр советыннан делегат итеп җибәрелә. Шушы елларда ук VI чакрылыш ТатЦИК әгзасы һәм ТАССР VII чакырылыш ЦИК Президиумы әгъзасы итеп сайлана. Авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтында ТатЦИК вәкиле була. Бу вакытта ул Казан шәһәренең Ленин урамында, 19 нчы йортта, 2 нче фатирда яши.

1928 елның 7 гыйнварында ТАССР VII чакырылыш ЦИК президиумы утырышында Башкиров Шаһивәли Гали улын Юстция наркомы һәм ТАССР Прокуроры итеп билгелиләр, шушы ук елның 12 февралендә ТАССР ЦИК президиумы әгъзасы итеп сайлыйлар. 1929 елның апрелендә ул Эшче һәм Кызыл Армия депутатларының Казан шәһәр советы пленумыннан VIII бөтентатар съездына делегат итеп сайлана. 1929 елның маенда аны VIII чакырылыш ТатЦИК әгъзасы итеп сайлыйлар.

Юстиция наркомы булган чагында Партия обкомы боерыгын үтәүдән – колхозчылар сафларына басарга теләмәгән гражданнарны атарга дигән боерык бирүдән баш тарта. Үзенең бу эштән баш тартуын ул әлеге карарның законлы булмавы, чыгарылган карарларның РСФСР Югары Судында расланган булырга тиешлекләре белән аңлата. Бер үк вакытта ул бу карарларны раслауны тизләтергә төрлечә тырышып карый (әлеге карарларны гамәлгә ашыруга санкцияләр бирүләрен сорап шифрланган телеграммалар юллый). Шаһивәли Гали улының партиянең законлы булмаган боерыгын үтәүдән баш тартуы аны законсыз рәвештә эшеннән алуга нигез булып тора. Партия эшенә яраксыз җитәкчеләрне башкалар белән алыштыралар.

1929 елның 5 ноябрендә аны Юстиция наркомы һәм ТАССР Прокуроры вазыйфасыннан алып, Кустпромсоюз рәисе итеп билгелиләр, ә 1929 елның 22 октябрендә Союзлар Союзы идарәсе рәисе итеп сайлыйлар. Бу вакытта ул Казанда 2 нче Тау урамы, 27 йорт, 8 нче фатирда яши.


1930-1933 елларда Татпромсоюз идарәсе рәисе вазыйфаларын башкара. 1931 елның февралендә Апас контоныннан ТАССР Советларының IX съездына делегат итеп җибәрелә, шушы ук елны IX чакырылыш ТатЦИК әгъзалыгына сайлана.

1933 елның 4 апреленнән 1937 елның 4 апреленә кадәр Мәгариф наркомы постын били. 1934 елда III нче Минзәлә съездында Советлар X бөтентатар съездына сайлана. 1936 елның ноябрендә Казан шәһәр советы пленумында ТАССР Советларының XI Гадәттән тыш съездына делегат итеп сайлана. 1937 елның гыйнварында Советларның гадәттән тыш бөтенроссия XVII съездына делегат итеп җибәрелә.
1937 елның 4 апрелендә ТатЦИК Президиумы утырышында Мәгариф наркомы вазыйфасыннан бушатыла.

1938 елда репрессияләнә. 1938 елның 9 маеннан 12 маена кадәрге чорда, СССР Югары суды хәрби коллегиясенең күчмә сессиясе чыгарган карар нигезендә атып үтерелә.

Акланган.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International